tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалы директоры Игорь Сыров белән очрашуда булды
Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалы директоры Игорь Сыров белән очрашуда булды

Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалы директоры Игорь Сыров белән очрашуда булды

8 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалы директоры Игорь Сыров белән очрашты.

Очрашу барышында Илгиз Халиков БТК проектлары белән таныштырды һәм филиал белән Бөтендөнья татар конгрессы арасында хезмәттәшлеккә югары бәя бирде. Шулай ук Илгиз Халиков Стәрлетамак шәһәре мәктәпләрдә татар сыйныфларын, балалар бакчаларында татар төркемнәрен ачуга күп көч салган, татар җанлы, көчле рухлы методисты Тәнзилә Рәүф кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*