tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илнең көнбатыш ноктасында “Татарча диктант” язабыз
Илнең көнбатыш ноктасында “Татарча диктант” язабыз

Илнең көнбатыш ноктасында “Татарча диктант” язабыз

Калининградта “Кардәшләр” мәдәният җәмгыяте әгъзалары 11 сентябрь Ибраһим Салахов әсәре буенча “Татарча диктант” язалар.

“Татарча” диктант бөтендөнья белем бирү акциясе Калининградта дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел кабат төркемдә язу мөмкинлеге булды. Диктантны оештыруда милләтара очрашуларның региональ үзәге зур ярдәм күрсәтте. “Кардәшләр” мәдәният җәмгыяте әгъзалары диктант яздыру урын әзерлиләр. Зур залында килгән катнашучылар рәхәтләнеп урнашалар. Чара санитар-эпидемиологик нормалар кысаларында оештырыла.

Кайберәүләр өйдә мөстәкыйль уңайлы шартларда язачак. Шунын өчен ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызалар. Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны “Кардәшләр” мәдәният оешмасына электрон почта аркылы җибәрәләр.

“Татарча диктант” – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем тикшерү акциясе. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм татар теле укытучыларын тагын да популярлаштыру. Теләгән һәркем үзенең белемен тикшереп карый ала. Грамоталы булу элекке заманнарда ук югары, яхшы даирәгә керүне аңлаткан.

Калининград татарлар өчен «Татарча диктант» дигән акциясе матур традициягә әйләнде. Катнашучылар бәйрәмгә кебек киләләр: бер-берсен күрә алабыз, туган телдә аралашып вакыт уздырабыз.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, “Кардәшләр” мәдәният җәмгыяте ([email protected], [email protected]). Куратор Амир Хайруллин, тел. 8(911)455-56-81.

Датасы, төгәл вакыты һәм диктант уздыру урыны: 11 сентябрь 10:00 сәгатьтә, “Центр межнациональных встреч”, Калининград шәһәре, Московский пр., 60-62.

Чара эпидемиологик стандартлар нигезендә үткәрелә. Маскасыз керү тыела.

Калининград өлкесе “Кардәшләр” мәдәният җәмгыяте
Р.Р. Каюмов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*