tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Гафуров милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт төзү эше башлануын хәбәр итте
Илшат Гафуров милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт төзү эше башлануын хәбәр итте

Илшат Гафуров милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт төзү эше башлануын хәбәр итте

Казанда милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт булдыру эше башланды. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президентының Казан вузлары ректорлары белән очрашуы вакытында хәбәр итте.

“Сез безнең университет нигезендә милли институт төзү буенча йөкләмә биргән идегез, – дип мөрәҗәгать итте Илшат Гафуров Рөстәм Миңнехановка. – Без бу эшкә керештек, дип әйтә алам. Әмма кайбер проблемалар аркасында без бу эшне әлеге вакытта тулысынча үз көчебез белән генә башкара алмыйбыз”.

“Татар телен укыту методикасын төзү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә йөкләнгән. Өлешчә бу эшне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты да алып бара. Ә белгечләрне без әзерлибез”, – диде КФУ ректоры. – Шуңа күрә мин Фәннәр академиясе нигезендә педагогия белемен бирү буенча аерым тикшеренү институтын ачарга тәкъдим итәм. Аңа бу өлкәдә методикалар, программалар төзү һәм мониторинг эшләрен башкаруны йөкләп булыр иде”.

“Без бөтенебез дә эшлибез, хисап тотабыз, ләкин нәтиҗәдә һәрберебез аерым фрагментлар төзү белән генә маташабыз”, – диде Илшат Гафуров.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*