tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Һадиуллин: Төп бурыч – авыл мәктәпләрен һәм милли мәктәпләрне саклап калу
Илсур Һадиуллин: Төп бурыч – авыл мәктәпләрен һәм милли мәктәпләрне саклап калу

Илсур Һадиуллин: Төп бурыч – авыл мәктәпләрен һәм милли мәктәпләрне саклап калу

Татарстанда авыл мәктәпләрен һәм милли белем бирү оешмаларын саклап калу бурычы куела. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Республикада аз комплектлы 99 башлангыч авыл мәктәбе, 342 төп мәктәп, 835 урта мәктәп исәпләнә. Моңа кадәр ремонтка ябу кебек эшләр аркасында кайбер мәктәпләр вакытлыча ябылган иде, бу күренеш дәвам итәр дип уйламыйм. Авыл мәктәпләрен япмыйбыз», — дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, авыл мәктәпләре саны берникадәр кимүе контингент булмавы, белем бирү оешмаларының башка статуска күчүе (мәсәлән, төп мәктәптән башлангыч мәктәпкә күчү), оешмалар берләшүе белән бәйле.

«Татарстанда 1411 мәктәп, 191 филиал исәпләнә. Яңа мәктәпләр төзелә. Республикада 629 милли мәктәп гамәлдә, укыту туган телләрдә алып барыла. Бу мәсьәләдә белем бирү сәясәте дәвам итәчәк», — диде Илсур Һадиуллин.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*