tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имамнар белән семинар узды.
Имамнар белән семинар узды.

Имамнар белән семинар узды.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм динара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе башлыгы Сергей Паховский өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин белән берлектә Ульяновск шәһәре мәчетләренең имамнары белән методик семинар-киңәшмә уздырды.

Әлеге семинарда Ульяновск өлкәсе территориясендә Россия Федерациясенең терроризм идеологиясенә каршылык күрсәтү комплекслы планын тормышка ашыруга, терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга, яшьләр арасында радикаль милләтчелек идеологиясе һәм экстремистик идеяләре таралуына каршылык күрсәтүгә, төзәтү учреждениеләрендә имамнарның эш нәтиҗәсен арттыруга, дини объектларны категоризацияләүгә, шулай ук Үзәк Азия төбәкләреннән килүчеләр белән эшләүгә, шул исәптән аларны социаль һәм мәдәни адаптацияләүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*