tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты 35нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак
Татарстан китап нәшрияты  35нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты 35нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак

Быел традицион көзге Мәскәү Халыкара китап ярминкәсе 2-5 сентябрьдә «Гостиный Двор» (Мәскәү, Ильинка ур., 4) күргәзмә комплексында узачак. Биредә 300дән артык нәшрият үзенең төрле жанрдагы яңа китапларын тәкъдим итәчәк. Ярминкәнең дүрт көнендә 350дән артык чара узачак: китаплар тәкъдим итү, авторлар белән очрашу, дискуссияләр. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусь, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытайдан килгән нәширләр катнашачак.

Татарстан китап нәшрияты ярминкәдә китапларның зур ассортиментын тәкъдим итәчәк, 300ләп атама – ул нәфис һәм тарихи әдәбият, балалар өчен  китаплар, уку-укыту басмалары, иллюстрацияләнгән фәнни-популяр басмалар һәм башка төр әдәбият. Нәшриятыбыз стенды — № А26.

Биредә яңа китаплар да, элегрәк басылып, укучыда зур кызыксыну уяткан китаплар да бар, мәсәлән: «Әйдәгез татарча сөйләшик!» (авт. К. Фәтхуллова, А.Йосыпова, Э. Денмөхәммәтова), «Ата-бабаларыбызның килеп чыгышы серләре» (авт. М. Бакиров), «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы хакимнәр» (авт. Ф.Хуҗин); Г. Тукай, М. Җәлил, Х. Такташ һәм башка танылган татар классикларының танылган әсәрләре, шулай ук хәзерге татар авторларының поэзиясе һәм прозасы.

Балалар басмалары бай ассортиментта тәкъдим ителәчәк, алар арасында татар халык әкиятләре, Г.Тукай, А. Алиш һәм башка мәшһүр әдипләрнең легендар әкиятләре, «Идел буе халыклары мифологиясе», «Куркынычсызлык әлифбасы», татар телендә балалар энциклопедиясе, кече яшьтәге балалар өчен аудиомодульле картон басмалар бар.

Стендта шулай ук татарның аш-су осталыгына, гаилә традицияләренә, татар халык иҗатына багышланган китаплар, төрле форматтагы сүзлекләр булачак.

35нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсе Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Төгәлрәк мәгълүмат Мәскәү Халыкара китап ярминкәсенең рәсми сайтында бар­­.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*