tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелә
Иртәгә Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелә

Иртәгә Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелә

15нче октябрь көнне Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Быел мөнәҗәт фестивалендә катнашу теләген белдереп, 200дән артык башкаручыдан гаризалар килде. Фестивальнең Мәүлид аенда узуы нур өстенә нур булып тора.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәк башкаручылар чакырылды. Башкаручылар осталыкларын “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинацияләрендә күрсәтәчәк. Жюри аларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль бәйгедә катнашу хакында сертификат алачак.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2022нче елның 15нче октябрендә иртәнге сәгать унынчы яртыда (09:30) Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт.

Иртәгә шулай ук балалар арасында мәчет рәсемнәрен ясау конкурсында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Мәдәният үзәгенә керү белән, тамашачылар балаларның эшләреннән торган күргәзмә, милли аш-су осталары әзерләгән ризыклар белән таныша алачак.

Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*