tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исергәп мәктәбендә буыннар очрашуы үтте
Исергәп мәктәбендә буыннар очрашуы үтте

Исергәп мәктәбендә буыннар очрашуы үтте

Укытучы һәм остаз елын йомгаклау чарасы буларак Исергәп мәктәбендә җылы очрашу булды. Анда төрле елларда укыткан укытучы-ветераннар чакырылган иде. Очрашуга шулай ук төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыккан чыгарылыш укучылары да килде.

Мәктәп директоры Рим Гафиятуллин үз чыгышында  төрле чордагы мәгариф системасының үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул ветеран укытучыларның үз вакытында мәктәп данын еракларга танытканнары өчен рәхмәт белдерде.

– Чараның төп максаты – укытучы һөнәренең бүгенге җәмгыятьтәге әһәмиятен раслау һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итү, – дип сөйләде Рим Гафиятуллин.

Чарада ветеран-укытучы Рәзинә Шараеваның чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Ул Исергәп авылында туган һәм укытучы һөнәрен сайлаган династияләр турында сөйләде. Алар арасында Зыяровлар, Салаховлар, Галимовлар, Шагалиевләр династиясенең аеруча хөрмәткә лаек булуларын ассызыклап үтте.

Чара барышында ветеран-укытучылар һәрберсе аерым чыгыш тотты. Аларның барысы да укытучы һөнәренең уңай якларын бәяләп, мәктәп укучыларына укытучы һөнәрен сайларга тәкъдим иттеләр.

Әлеге очрашуны оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен мәктәп директоры Рим Гафиятуллин  Рәзинә Шараевага мәктәп дирекциясенең рәхмәт хатын тапшырды.
Очрашу мәктәп укучыларының музыкаль бизәлеше белән үрелеп барды һәм күңелле чәй табыны белән дәвам итте.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*