tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла
Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла

Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла

20 августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла. Каллиграфия эшләре арасында Коръәни Кәрим аятьләреннән өзекләр, хәдисләр китерелгәннәре дә булачак.

Күргәзмәдә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның кырыктан артык эше тәкъдим ителә.

«Кайсыдыр эшне аерып әйтеп булмый. Чөнки аның һәркайсында тирән мәгънә ята. Алар арасында Коръәни Кәрим аятьләреннән өзекләр кергәннәре, пәйгамбәребез хәдисләренең үрнәкләре төшерелгәннәре дә бар. Барысы да — тематикасыннан алып, кәгазен эшләвенә кадәр, яратып башкарып чыккан эшләр», — диде Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Оештыручылар сүзләренчә, күргәзмә 2 ай дәвамында барыр дип ниятләнә. «Үзебезнең осталарның профессиональлеге арта. Без аларның шәхси күргәзмәләрен оештырырга әзер. Бу күргәзмәгә соңгы бер ел эчендә әзерләндек. Җомга намазыннан соң кунаклар чакырып, бу эшләрне тәкъдим итәчәкбез. Әлегә күргәзмә 2 ай дәвам итәр дип уйлыйбыз», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә авторның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше: тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре тәкъдим ителәчәк. Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең Ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга җиткерә.

Күргәзмә 20 августта 14.00 сәгатьтә ачыла.

Гадел Әхмәтҗанов 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*