tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Италия татарлары Тукай бәйрәменә җыела
Италия татарлары Тукай бәйрәменә җыела

Италия татарлары Тукай бәйрәменә җыела

“Туган тел” шигыре беренче тапкыр итальян телендә яңгыратылачак.

Италия татарлары Рим шәһәренең Россия фән һәм мәдәният үзәгенең зур залында агымдагы елның 12 октябрендә Габдулла Тукайга багышланган кичә уздыра. Чараны Италия татарлары ассоцииясе Анжелика Константиниана академиясе, Башкортстан hәм Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Кичәне профессор, академик, Италия татарлары ассоцииясе вәкиле Зөһрә Ибрай кызы Мәҗитова алып бара.

Италиядә яшәүче милләттәшләребез бу көнне Габдулла Тукайның иҗаты белән танышачак. Беренче тапкыр “Туган тел” шигыре итальян телендә башкарылачак.
Кичәдә Татарстан халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, баянчы Илнур Ганиев, җырчы Гүзәл Масагутова, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рафис Хөснетдинов, язучы Дилә Булгакова, җырчы Гәүһәр, шагыйрә Халисә Янгирова (Мударисова), Италиядә җыр сәнгате буенча белем бирүче Суфия Бадиали (Мөхәммәтшина) катнашачак.

Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар буларак Италия республикасы тарафыннан чит илләр белән элемтә бүлеге мөдире, адвокат, Анжелика Константинана академиясе әгьзасы Элеонора Ди Приско, Анжелика Константиниана академиясе президенты, принц Алессио Феррари Анжело-Комнено катнаша. Шулай ук Россия, Европа, Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә яшәүче татарларның килүе дә көтелә.

Милләттәшләребез белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чакырулы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*