tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Изге Болгар җыены”нда өйлә намазы укылды

“Изге Болгар җыены”нда өйлә намазы укылды

Бүген Болгарда, 922 елда ислам динен кабул итү көне уңаеннан, “Изге Болгар җыены” булды. Ул өйлә намазы белән тәмамланды, аны Җәмигъ мәчете каршында укыдылар. Гыйбадәт кылуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министы урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Изге Болгар җыены” кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңа кадәр аның эчтәлеге яңгыратылды. Истәлек капсуласы салынганда бар халык тәбарәк әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирә торган югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар – квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә.

Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин нигез салган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде.

Лилия Локманова.

tatar-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*