tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иж-Бубый музеена данлыклы сәүдәгәр Әхмәтҗановның уникаль экспонатлары тапшырылды
Иж-Бубый музеена данлыклы сәүдәгәр Әхмәтҗановның уникаль экспонатлары тапшырылды

Иж-Бубый музеена данлыклы сәүдәгәр Әхмәтҗановның уникаль экспонатлары тапшырылды

Иж-Бубый авылының данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның шәхси әйберләрен музейга тапшыру тантанасы булды. «Бубыйлар мирасы» оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев атаклы сәүдәгәрнең оныкчыгы Надир Мигъдәт улы Әхмәтҗанов үтенече буенча, Ялта шәһәреннән аның бабасы Йосыфзыяның (сәүдәгәрнең улының) басма машинкасын алып кайткан. Әлеге машинкада аның әтисе Мигъдәт Йосыф улы үз вакытында докторлык диссертациясен бастырган.

Гәрәев Р.М. сәүдәгәр Әхмәтҗановның башка шәхси әйберләрен: Круппа заводы җитештергән чәнечке, көмеш касә һәм тукымага өлге ясау өчен күчермә тәгәрмәчен музейга тапшырды. Әгерҗе районы МБУК “Музей” директоры Гөлнас Джаметова сүзләренә караганда, әлеге кыйммәтле экспонатлар торгызылып килүче Әхмәтҗановлар яшәгән йортта – хәзерге вакытта Иж-Бубый авылы тарихы музее бинасында М.Әхмәтҗановның мемориаль бүлмәсендә лаеклы урын алачак.

Чарада Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, “Музей” МБУК директоры Гөлнас Джаметова, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов, “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы хәбәрчесе Миләүшә Ягъфәрова, Иж-Бубый мәдәният йорты директоры Гөлнур Хәмидуллина, Л.Айтуганов исемендәге мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фәния Мөхәммәтшина, педагогика ветераны Әлфия Җиһангәрәева; Раиф Гәрәев һәм Нурия Мәннапова, азанчы Җиһангәрәй Әхмәтҗановның оныклары Илюзия Зәйнуллина, Резеда Җиһангәрәева, Искәндәр Җиһангәрәев, Булат Җиһангәрәев (Бәйрәмов), Алсу Хисмәтуллина катнашты.

Алсу Хисмәтуллина материалы

agryz-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*