tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш районында композитор Яруллиннар исемендәге сквер ясыйлар
Мамадыш районында композитор Яруллиннар исемендәге сквер ясыйлар

Мамадыш районында композитор Яруллиннар исемендәге сквер ясыйлар

Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылында өч композитор — Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар хөрмәтенә сквер ачылачак. Территорияне төзекләндерү эшләре башланган инде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Композиторлар әлеге авылда дөньяга килгән, сквер да Яруллиннар туып үскән өй урынында барлыкка киләчәк. 1993-1996 елларда биредә Фәрит Яруллин музее эшләгән. Әмма соңрак музей бинасы янганнан соң, биредә берни дә төземәгәннәр.

«2020 елда әлеге урынны тәртипкә китерергә карар кылынды», — дип ачыклык кертте авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов.

Сквер ясау өчен 1,5 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк. Әлеге инициатива белән авылда яшәүчеләр һәм җирлек башлыгы чыккан.

Идея авторлары фикеренчә, сквер уртасында скрипка ачкычы рәвешендә вак таш җәячәкләр. Мәйданчыкның әйләнә-тирәсендә чәчәкләр утырту һәм газон ясау күздә тотыла. Биредә пирамидаль тирәкләр дә үсеп чыгачак.

«Татар-информ» агентлыгы Мамадыш районының Тау Иле авыл җирлегендә яңартылган Мәдәният йорты ачылуы хакында хәбәр иткән иде. Бинада капиталь ремонт «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*