tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйзь хәзрәт Яруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйзь хәзрәт Яруллинның туганнары һәм якыннарының  кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйзь хәзрәт Яруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Илебез мөселманнары зур югалту кичерә. Самара өлкәсенең элеккеге мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат.

Вәгыйзь Лотфулла улы тумышы белән Татарстанның Аксубай районыннан. Совет чорында дини эшчәнлеген Куйбышев шәһәрендә башлап милләттәшебез гомеренең соңгы көненә кадәр үзенең кыйбласына тугры булды. Самара өлкәсенең Диния нәзарәтен булдыруда аның тырышлыгы бихисап зур. Белемле, тәҗрибәле дин эшлеклесенең үзенә  лаеклы алмаш тәрбияләве дә олы ихтирамга лаек.

Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйзь Лотфулла улы Яруллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Бөтендөнья татар конгрессының
Башкарма комитет җитәкчесе Д.Ф. Шакиров

                    

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*