tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәре татарча диктант язарга чакыра
Ижау шәһәре татарча диктант язарга чакыра

Ижау шәһәре татарча диктант язарга чакыра

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе узачак. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала.

Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.

15 октябрь көнне Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәгә 14.00 сәгатьтә татарча диктант язарга чакырабыз! Керү ирекле, рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*