tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижевскида Муса Җәлил исемендәге китап­ханәдә татар теле дәресләре башланды
Ижевскида Муса Җәлил исемендәге китап­ханәдә татар теле дәресләре башланды

Ижевскида Муса Җәлил исемендәге китап­ханәдә татар теле дәресләре башланды

Муса Җәлил исемендәге китап­ханәдә октябрь аенда татар теле дәресләре башланып китте. Беренче көнне үк дәресләргә өлкәннәр дә, балалар да бик күп килделәр. Дә­рес­ләрне китапханә хезмәткәре Алсу Закирова алып бара. Алсу Ижау педагогика көллиятен, Казан федераль университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә шул ук уку йортында магистратурада икенче курста бе­лем ала. Әгерҗе районының Иж-Бубый мәктәбендә башлангыч сый­ныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Алсуның нәселендә дә укытучылар шактый. Ул «Яңарыш» газетасының дусты, актив хәбәрчесе, күп еллар Ижау педагогия көллиятендә белем биргән атказанган укытучы Вәсилә Харис кызы Хәкимованың оныгы. Әнисе Резедә Әгерҗе районы Тирсә авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Алсуның әтисе ягыннан нәсел җепләре Әгерҗе районындагы хөр­мәтле кешеләр – Закировларга барып тота­ша. Аның бабасы – күпләргә таныш булган – Расим ага Закиров.
Татар теле дәресләре күпләрдә кызыксыну уятты. Мәсәлән, Фирдәүсә һәм Азат Нуриәхмәтовлар гаиләләре белән йөриләр. Кечкенә Мәрьям, Мәлик белән бергәләп киләләр алар. Бүгенге көндә Удмурт дәүләт университетында белем бирүче Золтан Немет – Венгриядән. Бирегә өч елга стажировкага килгән. «Мин биредә удмурт телен өйрәнәм. Чөнки безнең телләр фин-угор гаиләсенә керә. Татар теле белән ни өчен кызыксынам? Мин тел белгече, шуңа күрә Удмуртиядә халык саны буенча өченче урында булган татарларның телен өйрәнәсем килә», – диде ул.
Удмурт дәүләт университетының беренче курсында укучы Илсаф Галиев: «Татар телен аңлыйм. Минем иркенләп татар телендә аралашасым килә. Шуңа күрә әлеге дәресләргә йөрим», – диде. Диләрә Хәлиуллина оныкларын ияр­теп, китапханәгә китап алырга еш йөри. «Биредә татар теле дәресләрен өйрәнүчеләрне күреп кызыктым да, ике оныгымны да алып килдем. Аларга бик ошый, чөнки дәресләр уен рәвешендә бара», – диде ул. «Яңарыш» газетасының дусты, рәс­сам Әхәт абый Фаррахов та кызын, оныгын татар теле дәресләренә алып килгән.
– Бүгенге көндә китапханәдә егер­мегә якын өлкән кеше, унга якын бала татар теле дәресләрен үз­ләштерә. Дәресләрне Алсу Рафил кы­зы бик кызыклы, үзенчәлекле итеп алып бара. Телебезне өйрәнергә те­ләү­челәрне Муса Җәлил исемендәге китапханәгә (Садовая урамы, 1) көтеп калабыз!, – дип хәбәр итә Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*