tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Свердловск өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Свердловск өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Свердловск өлкәсенең Ачит районы Давыдков авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачтылар. Бу чара быел Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традиция буенча мәчетне ачу Коръән уку белән башланып китте. Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (Урал мөхтәсибе) имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов Коръән аятьләрен укыды. Ул шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм быел Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте.

Яңа мәчет нигезенә беренче таш 2018 елның июнендә салынган. Әмма, Давыдков мөселманнары дини оешмасы рәисе һәм имам Нәҗип Мөхәммәтханов сүзләренчә, беренче таш 2015 елда ук салынган, ә авыл халкы мәчет төзү карарын 2011 елда кабул иткән. Әмма төзелешкә рөхсәт документларын алу җиңел булмаган.

«2016 елда бездә Россия мөселманнары Диния нәзарәте составында Урал мөхтәсибәте составында мөселман җәмгыяте теркәлгән иде. 2017 елда РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Артур хәзрәт Мөхетдиновның актив катнашында төзелешне рөхсәт итү документларын рәсмиләштерү эше башланды. 2018 елда рөхсәт алынды һәм без булачак мәчетнең символик беренче блогын салдык», – дип сөйләде Нәҗип хәзрәт.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*