tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә беренче тапкыр хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча конкурс булды
Пермьдә беренче тапкыр хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча конкурс булды

Пермьдә беренче тапкыр хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча конкурс булды

Пермьдә Изге Коръән уку буенча беренче тапкыр хатын-кызлар конкурсы узды. Чараны Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте һәм Пермь ислам көллияте оештырды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пермь краеның баш имам-мөхтәсибе, Пермь ислам көллияте директоры Илһам хәзрәт Бибарсов күрсәтмәсе белән конкурс үткәрү турында нигезләмә эшләнде һәм расланды.

Бәйгенең мөселманнарны ислам турындагы хак белемнәргә җәлеп итү, изге Коръән белән кызыксынуны арттыру һәм халыкка дини белем бирү максатыннан үткәрелә. Шулай ук изге Коръәнгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, аны укуда иң яхшыларны ачыклау бурычы куелган.

Конкурс Пермь Җәмигъ мәчетенең тарихи бинасында узды. Конкурсантлар төрле номинацияләрдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. Катнашучыларның чыгышы хәрефләрне һәм авазларны дөрес әйтү, грамоталы уку, яттан белү дәрәҗәсе, матур итеп уку буенча бәяләнде.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырылды, шулай ук махсус сертификат бүләк ителде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*