tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә кунакта
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә кунакта

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә кунакта

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Свердловск өлкәсе Серов шәһәренең хезмәт күрсәтү һәм туклану техникумыннан югары категорияле педагог Розалия Разницина, «Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге җитәкчесе Розалия Синцова, пешекче, кондитер, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлегенә укучы студентлар килде. Алар Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк диварларына куелган рәссамнәр, Әлфия Нурхәмитова, Гөлсем Хаҗиева картиналарын карады. Сәүдәгәрләр музеенадагы уникаль экспонатларны, фронтовик-шагыйрь Нәби Дәүли, “Батырлар Аллеясы” экспозициясен күрде. Тәҗрибә уртаклашты. Фотоларга төштеләр. Дөрес, моңарчы да Розалия Куттусовна үзенең студентлары белән Татар мәдәнияте үзәгендә оештырылган коференциядә Онлайн форматта катнашканы бар иде. Ә Оффлайн очрашу аларны аеруча тәэсирле итте. Яшьләргә сайлаган һөнәрләрен үзләштерергә Казан кооператив институтында барлык мөмкинлекләр барлыгын җиткердем.

Продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру белгечлегеннән тыш,икътисадчы, менеджмент,юристпруденция, таможня эше һ.б. бүгенге тормышта кирәкле белгечлекләргә укырга мөмкин икәнлеген сөйләдем. Магистратура, аспирантура барлыгын әйттем.

Делегация Казан кооператив институтының Халыкара кунакчыллык мәктәбе эшчәнлеге белән дә танышты. Бу хакта мәктәпнең Башкарма директоры Лидия Давидян таныштырды. Икмәк пешерү лабораториясе мөдире Игорь Мишечкин пешерү серләре белән уртаклашты. Яшьләр уку йортындагы җиһазларны, гомүмән мөмкинлекләрне күргәннән соң, безнең техникумда да мөндый мөмкинлекләр булса иде, дигән сүзләрен яшермәде. 28 еллык педагогик стажы булган, тамырлары белән Татарстанның Мамадыш районына барып тоташкан Розалия Разницина күп сораулар бирде. Тәҗрибә уртаклашты.Тагын шунсы хак, Розалия Куттусовна 2013 елда Казанда узган Универсиада да, 2014 елда Сочидагы Олимпиада да, ул анда 15 студенты белән хезмәт күрсәткән. Шулай ук, 2018 елда Футбол буенча чемпионатта актив катнашканнар. Ә инде танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов конкурсларында һәрдаим катнашып җиңүләр яулауларын җиткерде.

Алда да хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштык.

Флюра Абдуллина – Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*