tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле буенда кино күрсәтә башлыйлар
Кабан күле буенда кино күрсәтә башлыйлар

Кабан күле буенда кино күрсәтә башлыйлар

Бүген, 26 май көнне, Казанда Кабан күле буенда кино күрсәтеләчәк. Шәһәр халкына һәм кунакларына «Алтын тәлинкә» кинематография өлкәсендә Төбәкара премия каталогыннан биш кыска метражлы әдәби альманах картинасын тәкъдим итәчәкләр.

Кино күрсәтү режиссер Әлфия Шакирҗанованың «Тукай Җаекта» документаль биографик фильмын күрсәтүдән башланачак. Ул тамашачыларга Габдулла Тукай тормышында зур роль уйнаган шәһәр турында сөйләячәк. Җаекта Тукай 12 ел яшәгән.

Кино Камал театры мәйданы баскычында 20: 30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр ителә җәмәгать киңлегенең социаль челтәрендә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*