tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады
Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады

Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл филармония бакчасында булырга тиеш дип саный.

«Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү өчен бик аз вакыт аралыгында күп эшләр башкарылды, ул бик сирәк була. Безнең арадан киткәненә күп вакыт узмады, шул аралыкта концерт залына аның исеме бирелде, элмә тактасы куелды, бер проспектка аның исеме бирелде. Алга таба һәйкәл мәсьәләсе дә кузгатылачак. Һәйкәлнең урынын кайгыртырга кирәк, без аны филармония бакчасында булыр дип күрәбез», — дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, һәйкәл мәсьәләсе киләсе берничә ел эчендә хәл ителер.

  • 15 февраль — Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров туган көн. Татар җәмәгатьчелеге аның каберенә һәм Николаев урамындагы элмә тактасы янына чәчәкләр салды. 

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*