tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды

ВИДЕО: Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды

Бүген татар җәмәгатьчелеге патриот-шагыйрь Муса Җәлилне искә алды. Шагыйрьнең тууына 116 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралар шәһәрнең 1 Май мәйданында урнашкан Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Шагыйрьнең батырлыгы алдында баш ияргә Татарстан хакимияте,  республиканың иҗат берләшмәләре вәкилләре, язучылар һәм Муса Җәлил шәхесенә битараф булмаучылар килгән иде.  Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чәчәкләр салу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*