tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда каһарман -шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар
Ижауда каһарман -шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Ижауда каһарман -шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Ижауның Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм халык  җырчысы Илһам Шакировны искә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел, Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакиров тууына 87 ел тулды.

Ижау шәһәренең 10, 17 нче мәктәп, Г.Тукай исемендәге 6 нчы гимназия укучылары , “Бәхет” ансамбле үзешчәннәре Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкардылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*