tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калфагым, әй, калфагым…”
“Калфагым, әй, калфагым…”

“Калфагым, әй, калфагым…”

4 мартта Алабуга Үзәк китапханәсендә “Илһам чишмәсе” татар яшьләре иҗат клубының утырышы узды. Анда КФУның Алабуга институты филология һәм тарих бүлегенең 3 курс студентлары, татар филология кафедрасы доценты Әлфирә Хәйруллина чакырулы иде. “Калфагым, әй, калфагым…” дип аталган осталык дәресе махсус 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Алабуга муниципаль районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Михаил кызы Әхмәтҗанова калфак тегү һәм чигү серләренә төшендерде.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Гүзәллекне күр әле” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Анда татар халкының милли киемнәре, бизәкләре, калфак чигү үрнәкләрен чагылдырган китап һәм журнал материаллары урын алды. Шулай ук татар хатын-кызларның миллилеген күрсәткән матур әдәбият күрсәтелде. Күргәзмәнең дәвамы итеп, кулдан эшләнгән калфаклар остаханәне ямьләндерде.

Алабуга Үзәк китапханәсенең рәссамы Виктор Селиверстов хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте.

Әлеге чара җылы атмосферада узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*