tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков милләттәш-студентлар белән очрашты
Илгиз Халиков милләттәш-студентлар белән очрашты

Илгиз Халиков милләттәш-студентлар белән очрашты

Бүген, 2021 елның 4 мартында, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең милләттәш-студентлар белән очрашуы узды. Конгресс проектлары турында фикер алышу өчен 20гә якын татар яшьләре түгәрәк өстәл янына җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков яшьләргә булачак Татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында сөйләде. Спикер билгеләп үткәнчә, татар хәрәкәте активисты буларак багажны студент чорыннан ук формалаштырырга кирәк.

“Сез Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чараларда катнашып, зур тәҗрибә тупларга мөмкин. Моннан тыш, бу сезнең резюмегызга тагын бер өстәмә графа да булып торачак”, – диде ул.

И.И. Халиков студентлар өчен тулай торакның шартлары турында да кызыксынды. Барысы да бер тавыштан студентларга биредә хөрмәт күрсәтүләрен һәм бүгенге көндә аларның нинди дә булса проектларны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булуы турында әйтте.

Очрашу ахырында яшьләргә Россия студентлар отрядлары тарафыннан әзерләнгән эчтәлекле видеороликлар күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*