tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөйлим аңа телемдә”
“Сөйлим аңа телемдә”

“Сөйлим аңа телемдә”

Түбән Кама шәһәрендә республикабыз буенча игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Апуш” үзәк балалар китапханәсенең уку залында “Сөйлим аңа телемдә” дип исемләнгән муниципаль бәйгесенең финалы узды.

Чара “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлегенең Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе белән бергәлектә мәктәпкәчә белем биру учреждениеләре- балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар арасында оештырылган.

Финал Баки Урманче исемендәге гимназия каршында эшләп килүче сәнгать мәктәбенә йөрүче балалардан торган скрипкачылар ансамбленең татар көйләреннән тезмә башкару белән башланып китте hәм бәйгегә бәйрәм төсмере өстәде.

Конкурсның беренче этабында 75 бала онлайн рәвештә ана телебезгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иткән булсалар, финалда 29 бала катнашты.

Бәйгенең бу сөңгы этабы балалар өчен зур бәйрәм төсен алды,hәркайсы матур итеп милли киемнәрдән,милли баш киемнәрдән булган сабыйлар болындагы төрле-төрле чәчәкләрне хәтерләттеләр hәм hәрберсе бик тырышып үз шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Бәйге 3 яшь аерымлыгында оештырылган иде: 3 яшьтән 5 яшькәчә, 5-7 яшькәчә һәм 7 яшьтәге балалар арасында укучыларга мактау кагәзьләре, катнашучы сертификатлары hәм hәрберсенә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр өлешенде.

“Ак калфак” оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина үзенең чыгышында шәһәрнең телебезне яклаучы, саклаучы балаларның күп булуына сөенүен белдерде, ә бәйгене оештыручыларның берсе булган “Апуш” үзәк балалар китапханәсе җитәкчесе Римма Бари кызы Хәсәнова алга таба да туган телебездә китаплар укырга, әдипләребезнең иҗатларын белергә, алдагы бәйгеләрдә аларның шигырьләрен дә файдаланырга, гомумән, милләтебезнең лаеклы дәвамчылары булырга чакырды. Бәйгедә катнашкан hәркем зур канәгатьләнү хисе белән таралышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*