tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга Үзәк китапханәсендә «Илһам чишмәсе» татар яшьләре иҗади клубының утырышы узды
Алабуга Үзәк китапханәсендә «Илһам чишмәсе» татар яшьләре иҗади клубының утырышы узды

Алабуга Үзәк китапханәсендә «Илһам чишмәсе» татар яшьләре иҗади клубының утырышы узды

Бүген Алабуга Үзәк китапханәсендә «Илһам чишмәсе» татар яшьләре иҗади клубының утырышы узды. Анда КФУның Алабуга институты филология һәм тарих бүлегенең 3 курс студентлары, татар филология кафедрасы доценты Әлфирә Хәйруллина чакырулы иде.

«Калфагым, әй, калфагым…» дип аталган осталык дәресе махсус 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Алабуга муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова калфак тегү һәм чигү серләренә төшендерде.

Татар теле һәм туган як әдәбияты бүлеге «Гүзәллекне күр әле» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Анда татар халкының милли киемнәрен, бизәкләрен, калфак чигү үрнәкләрен чагылдырган китап һәм журналлар урын алды.

Күргәзмәдә шулай ук кулдан эшләнгән калфакларларны да күрергә була иде.

Алабуга Үзәк китапханәсе рәссамы Виктор Селиверстов хатын- кызлар бәйрәме уңаеннан шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте.

alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*