tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калфагым” проекты кысаларында Чистайда кызлар белән очрашу узды
“Калфагым” проекты кысаларында Чистайда кызлар белән очрашу узды

“Калфагым” проекты кысаларында Чистайда кызлар белән очрашу узды

Оешмабызның “Калфагым” проекты кысаларында Чистайның Ислам үзәгендә 9-12 яшьлек кызларны берләштергән ” Ягез, кызлар!” төркеме белән очрашу уздырдык.

Беренче өлешендә кызларны” Ак калфак” оешмасы бүлмәсе белән, эшчәнлегебез белән таныштырдык. Мөхлисә Бубыйның хатын- кызларга йөкләнгән ике изге бурычы турында искә төшердек: гореф- гадәтләрне барлап тору hәм туган тел сагында тору.Шәhәребезнең танылган кешеләренә багышланган эш стендларыбыз янында сөйләшү оештырдык. “Язмыш җиле” романы, (Р. Туфитуллова) ,
” Чистай өязе мәгьрифәт йолдызлары” тарихи- документаль hәм биографик җыентык (С.А. Усманова, Т.Ә. Биктимирова) турында әйтеп киттек.

Икенче өлешендә кызларны татар халкының милли баш киеменнән саналган калфак тегү буенча остаханә уздырдык. Очрашуга 23 кыз килгән иде. Чара бик кызыклы да, файдалы да булып узды. Кызларга очрашу бик ошады. Яңадан да бергә чаралар уздыру насыйп булсын иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*