tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калын журналны youtube каналы алыштыра аламы?
Калын журналны youtube каналы алыштыра аламы?

Калын журналны youtube каналы алыштыра аламы?

“Безнең мирас” журналында Интернет белән матбугат бердәмлеге  чагыла

Бу юлы матбугат күзәтүче видеоблогер буларак төкерек чәчмәскә булдым. Чөнки  татар матбугатында басылган әсәрләргә битараф әдәмнәр барыбер ул блогны карамаслар. Интернетка элгәнне укысалар укырлар, укымасалар бигайбә. Укымаучылар үзләре теләп мокыт калса, берни эшләп булмый.

Хәзер шундый заман: китап яки гәзит журнал укучы  очраса, бигрәк тә татар телендә укыса, ул замана арбасыннан төшеп калган консерватив, аңгырарак бәндә булып күренергә мөмкин. Әнә, кайберәүләр интернет карыйм дип, телевизор экранын диварга каратып идәнгә куя, булган китап журналларны макулатурага тапшыра яки чүплеккә ыргыта.

Карл Маркс наданлыкны бик хәтәр гайрәтле көч дип атаган. Төгәлрәк итеп беләсегез килсә, 1842 елның җәендә  «Rheinische Zeitung» газеты кушымтасында басылып чыккан хезмәтендә әйткән ул аны.  Алманча белмәсәгез, русча тәрҗемәсен китерәм:”Невежество — это демоническая сила, и мы опасаемся, что оно послужит причиной ещё многих трагедий.” Чыннан да наданнар белән бәхәсләшү кирәкми, мокытлык гаять зур бәлә-казалар китерергә мөмкин.

Нишлисең? Хәлләр шулайрак. “Татар матбугатының эчтәлеге ярлы, просто контент слабый!” дисәләр, берничек каршы әйтеп  булмый. Шулай да, агай-эне, башта берәр татар басмасын укып карагыз, бәлки очрар контент дигән мәгънә?!

Әйдәгез әле, ачып карыйк “Безнең мирас” журналының август санын.

3020 данә тиражы булган бу басманы теләсә кем укымас, телебезне белмәүчеләр, татар әдәбиятенә, тарихына битарафлар ачып та карамаслар. Шуңа өстәп “демоническая сила”, ягъни шыр наданнар да күз нурларын түкмәс аны укып. Ә без укып карыйк.

Татарда нинди шәхесләр булган?

Менә бер мөһим язма, ул “Әйтикиннәр” дип атала. Андый исемне белгән-ишеткән кеше сирәктер. XIX гасырда һәм инкыйлапка кадәр чорда Тара шәһәрендә, гомумән Себердә, хәзерге Казахстанда, Үзбәкстанда – Бохара, Кукан, Ташкент шәһәрләре белән сәүдә иткән,  күн эшкәртү заводлары тоткан Габделфәттах, Нияз, Насретдин Әйтикиннар булуын, аларның пароходлар тотуы, Мәскәү, Петербургта яшәве, Берлин, Парижларда йөрүе, алман, француз телләрендә сөйләшүе, хәтта XIX гасырның  алмышынчы елларында Н.Г.Чернышевскийны коткарырга тырышуы турында белмәгәнсездер. Әйтикиннар турында “Безнең мирас”  журналының август санында Рәфыйк Нафиков, Фуат Вәлиев язган язмадан искитәрлек мәгълүмат, гыйлем алып була.

Журналның шул ук санында Троицк байларыннан Габделвәли Яушев турында язма, Себердәге татар тормышы һәм тарихы турында саллы мәкаләләр басылган. Укы гына әйдә!

Шунда ук “Омскидагы татар матбугаты” язмасында  1919-1921  елларда Омскида, аннан соң Новосибирскида нәшер ителгән “Азат Себер” газетасында чыккан мәкаләләр, бу матбагада эшләгән шәхесләр белән танышып була. Бу газета совет заманының, большевиклар мәсләгенең рухын чагылдырган. Карагыз.

Гомумән “Безнең мирас” хәзер күләгәдә кала башлаган, Себердәге татарлар турында кайбер чакта онытыла торган язмаларга урынны киң биргән.

Язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрамова үзенең журналда басылган мәкаләсендә Себердә беренче татар газетасы буларак 1912 елда Томскида басыла башлаган “Сибирия” газетасын тасвирлый, хәзер милли эшләрдә катнашучы, татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова турында тәфсилле мәгълүмат бирә.

Татарча басылган башкорт газеты

Шуңа өстәп журналда 1919 елның октябрендә чыга башлаган “Каһарман башкорт” газетасы белән танышабыз. Бу газета адмирал Колчак ягында көрәшкән башкортлар өчен, үзе башкорт милләтеннән булган баш мөхәррир Мөхәммәтгабделхай Корбангалиев тарафыннан чыгарылган. Шул елларда иң беренче Башкортстан республикасы төзелгән. Аның юлбашчысы Зәки Вәлиди Совет хөкүмәте белән үз халкы арасында өзгәләнә. Шул ук чорда башкорт гаскәрләренен бер өлеше һаман Колчак канаты астында көрәшә. Соңрак Колчак армиясе Омскидан чигенгәч,     “Каһарман башкорт” газетасы Иркутскида чыгуын дәвам итә. 1926 -1927 елларга кадәр башкорт алифбасы һәм язмасы булмау сәбәпле, бу газета да, шулай ук “Башкортстан”, “Башкортстан хәбәрләре” исемле рәсми башкорт газеталары кебек үк, гарәп имласында саф татар телендә чыккан.

“Каһарман башкорт” газетасында чыккан мәкаләдән өзек белән танышыгыз:

“Башкорт халкы исеменнән мәйданга чыгып, казаклар илә башкортлар арасында күп күңелсезлекләр чыгаруга сәбәп булган авантюрист Вәлиди хөкүмәтен ыргытып ташлап, Русия халкын талаучы вә динсез большевиклар тырнагыннан коткарып, тәртипле сурәттә иркен вә якты тормышка йиткерүне өстенә алган вә дөньяның иң бөек дәүләтләренә таянып эш күрүче адмирал Колчак хөкүмәтен танып, аңа ярдәм итәргә тотынды. Большевиклардан һәм Вәлиди авантюрасыннан котылгач, башкорт вәкилләре, тәкърар (кабат) мәртәбә Омскига килеп, Верховный правитель һәм хөкүмәт алдында башкорт халкының кирәкләрен гарыз иттеләр (белдерделәр), ризалык та алдылар. Шул эшләребез һәм большевикларның кылган золым вә вәхшәтләре хакында хәбәрләр йиткереп тору нияте илә шушы гәзитәне нәшер итәргә башладык. Ходай насыйп кылса, бу гәзитә башкорт вәкилләре арасында чыгып торачак». Бу язмадан күренгәнчә,  бер гасыр элек татар һәм башкорт матбугаты аерылмаган булган.

Зур галим  Хатип Минеголовның Финляндиядә чыккан Тукай җыентыгы (латин әлифбасында) турында бик кызыклы язмасы да “Безнең мирас”ның август санында басылган.

Троицкида Г.Тукайга һәйкәл ачылу, “Ачы язмышлы шәхесләр” шәлкемендә “Кара тәкъдир” дигән баш астында режиссер Гомәр Исмәгыйлов, ана теле мөгалиме Әхмәтхәсән Исхакый, Чувашстана туып-үскән язучы Кави Хәмит, Кытайның Колҗа төбәгендә катлаулы сәяси хәлләр килеп чыккач Казахстанга качкан Мәгъруп Исхаков турында белешмәләр һәр татар зыялысын сискәндереп, уятып җибәрер.

“Безнең мирас” ярдәмендә дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов, галим Фоат Вәлиев, язучы Нурихан Фәттах, шагыйрь Әдип Маликов, сәнгать белгече Фатих Урманче, аларның хезмәтләрендәге фикерләр  белән тирәнтен танышырга була. Моның өчен журналны  кулга алырга һәм укырга гына кирәк. Бәлки татарның нинди милләт булуын, аяк астында диярлек нинди ядкәрләр, рухи ачышлар, шедеврлар ятуын белә алырсыз. Туган телне, милли тарихны, мәдәният ядкәрләрен белмәү наданлык икәнен аңлаган кардәшләребез бу форсатттан кулланыр мөгаен.

“Ютьюб” дигән яңа форсат та бар

Сез “форсат” сүзен “формат” терминына алыштырырга теләрсез. Эш анда гына түгел. Кайберәүләр әйтер: хәзер интернет заманы, кәгазь басма укымыйбыз, журнал-гәзит эзләп йөремибез. Шулай булса, рәхим итегез, beznenmiras.ru яки башка сайтларны ачып укыйсыз, карыйсыз, тыңлыйсыз! Хәзер татар интернет ресурслары күп. Үзегез дә блоглар белән чыгыш ясый аласыз, табылган ядкәрләргә сылтама җибәрәсез яки социаль челтәргә сылтама эләсез. Рәхәтләнеп укысыннар, карасыннан! Бигрәк тә Казаннан читтә яшәүчеләр, милли китапханәләр булмаган якларда.

Укымысагыз, карап, тыңлап мәгълүмат тупларга була. Һәр интернет кулланучы www.youtube.com каналында үз тапшыруларын алып бара торган заман җитте. Бу форматта татарлар да эшли ала. Мәгънәле, тәфсилле эчтәлекне туган телебездә җиткерүче ютьюбчылар хәзергә әллә ни күп түгел. Ләкин бар алар.

Видеоблогерлар арасында Фәгыйлә Шакирова тапшырулары күзгә ташлана. Ул 20-30 минутлык тапшыруларны интервьюлар белән баетып, өстәмә кадрлар монтажлап, халык тормышын чагылдыра. Башкортстанга, Пенза якларына барып кайтканнан соң куйган видеоязмалары чын телевидениегә ошап тора. Хәзер Фәгыйлә Шакирова язмаларын караучы-әбүнәчеләр саны 38 меңгә җиткән. Уен-көлке, шаяру  гына түгел, татарча зур видеолар караучылар саны бу! Бу тапшырулар халыкчан, алар милли көнкүрешне чагылдыра. Челтәрдә Фәгыйла Шакирова видеотамашалары дистәләгән, бәлки йөзләгән!

Менә бер  генә видеога сылтама. Ул бик кызыклы исем белән чыккан – “Армиядә хатын тапкан! Кодалар туй дип 14 сәгать автобуста килгәннәр” : https://youtu.be/BAvbkCVAlOU

Мондый һәм башка темаларга төшерелгән ютьюб форматындаган видеолар интернетта бик күп! “Безнең мирас” кебек җитди һәм академик басмаларның эчтәлеген дә видеога әйләндереп була. Зыялы татарлар нәүмиз калмасын дип искәртүем…

Мондый форматта соңгы көннәдә күзгә ташланган тагы бер ютьюб каналы бар. Бу турыда milliard.tatar интернет басмасы аша белдем. Ул АКШның Лос-Анжелос шәһәрендә торучы Айгөл Гыймранова-Лионның каналы.

Элек “Курай” радиосында һәм  “Татарстан яшьләре” газетында эшләгән башкорт кызы Айгөлне Казанда яхшы беләләр. Хәзер ул мөһаҗирләр турында язмалар әзерләп, ютьюб каналына куя башлаган. Татарлар да, башкортлар да, руслар да бар аның язмаларында. Ләкин туган тел темасы һәрчак алгы планда. АКШта яшәүче Зөһрә Аракери белән әңгәмәсе чит илдә түгел, Казанда оештырылган кебек тоела. Карагыз.

Айгөл Гыймранова-Лион  блогерлыкка керешкәндә Юрий Дудь  кебек сөйләшергә теләгән. Яхшы ният бу. Хәзергә Айгөлнең меңнәрчә караучысы юк. Ләкин ихлас, туры сүзле әңгәмә алып барырга сәләтле икәнлеге күренеп тора. Башкортостанның  Көньяк-Көнчыгышында, башкортлар яши торган Бөрҗән  районында туып үскән Гузәлия Байгузина белән сөйләшүе киләчәккә өмет уята. Бөрҗән кызы Америкада  да, Европада да, Россиядә дә яшәргә әзер, ул үзенә өйләр салып керергә хыяллана. Айгөл аның кайда күмелергә теләвен сорауга җавап көткәндә, һәркем үзе турында уйлап сискәнеп китәк. Димәк  киләчәктә Айгөл кебек татар-башкорт блогерлары да Юрий Дудьтан калышмаска мөмкин дигән өмет уяна (Шушы сылтама аша карарсыз).

Кыскасы, калын журналлар да, юан атналык газеталар да  кәгазьдә яки ютьюб каналларында таралсын дисәк, безгә беркем дә комачауламый.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*