21 сентябрьдә Г.Камал театры һәм “Казан Кирмәне” Музей-тыюлыгы билетларга 50% ташлама ясау акциясе игълан иткән иде. 3 атна эчендә акциядә 200дән артык кеше катнашты. Акция популярлашу сәбәпле, ул 15 ноябрьгә кадәр озынайтыла.
Акция шартлары:
- Музей кассасында Театрга билетны күрсәт һәм күргәзмәгә билетны 50% ташлама белән ал,
- Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәт һәм спектакльгә билетны 50% ташлама белән ал.
Акция Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театры директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган.
Камал театры: Казан, Татарстан ур., 1, (843) 293-03-74, kamalteatr.ru, кассаның эш сәгатьләре: көн дә 10:00 – 19:30.
Ислам мәдәнияте музее: Казан, Кремль, Кол Шәриф мәчете,
(843) 567- 81-64, [email protected],
музейның эш сәгатьләре: көн дә 9:00 – 19:30.