tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында татар телендә экскурсия узачак
Кариев театрында татар телендә экскурсия узачак

Кариев театрында татар телендә экскурсия узачак

Бүген, 8 сентябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында татар телендә экскурсия узачак. Катнашучылар театрның сәхнә арты тормышын күрәчәк, костюмнар, реквизиторлар һәм бутафорлар кем булуын аңлаячаклар.

Экскурсия вакытында шәһәрлеләр радиоцехка, тавыш яздыру студиясенә, репетиция залына, грим бүлмәләренә, костюмнар саклау һәм синхрон тәрҗемә бүлмәләренә керә алачаклар.

Экскурсия 13:00 сәгатьтә башлана, аны алдан теркәлү буенча карарга була. Моның өчен телеграмма-ботка үзеңнең исемеңне, фамилияңне һәм телефон номерыңны җибәрергә кирәк. Урыннар саны чикле. Очрашу урыны катнашучыларга теркәлгәннән соң хәбәр ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*