tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта балалар татар халкының йолаларын өйрәнде
Кайбычта балалар татар халкының йолаларын өйрәнде

Кайбычта балалар татар халкының йолаларын өйрәнде

15 февраль көнне Кайбыч районы Борындык авылы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Сафиуллина Зөлфия мәдәният йорты мөдире Хисаметдинова  Илсинә белән берлектә мәктәп балаларын мәдәният йортына җыйды. Бу очрашуда татар халкының йолалары, гөреф-гадәтләре, хатын-кызларның бизәге булган калфак турында сүз барды.

Балалар кайчандыр әти-әниләре уйнаган “Йөзек салыш”, “Үрдәк чума” һәм башка уенарны уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Зөлфия апалары аларны чиккән өстәл, ятак җәймәләре, диварга элү өчен чигелгән өлгеләр, мендәр тышлары, балалар өчен алъяпкычлар, кулъяулыклар белән таныштырды. Соңыннан бергәләп калфак ясарга өйрәнделәр.

Җәмилә Сагиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*