tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

Бөтендөнья татар конгрессы, тормыш иптәше Тәүфикъ Тәлгать улы Бәдретдинов вафат булу сәбәпле, Усинск шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Бәдретдинова Гөлфирә Әмир кызының, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Тәүфикъ Тәлгать улы Коми Республикасы татарлары автономиясен оештыручыларның актив әгъзасы, татар мәдәниятен, сәнгатен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юлында бихисап зур эшләр башкарган шәхес иде. Аның тырышлыгы белән Усинск шәһәрендә беренче тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуй оештырыла башлады, ул һәрвакыт Татарстан белән элемтәдә булып, кулыннан килгәнчә ярдәм кулын сузарга әзер булган олы йөрәкле кеше булды.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*