tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлыячак
Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлыячак

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлыячак

Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак. “Китапханә-музеебыз, авылыбыз кебек, күркәм, бай булырга тиеш, – ди алар. – Килешәсезме? Килешсәгез, тагын бер тапкыр әбиләребездән калган сандыкларны ачып карыйк әле. Бәлки, сарай тирәсендә берәр борынгы эш коралы качып ятадыр. Аңлыйбыз, алар инде күрше-тирә авыллар, шәһәр, мәктәп музейларына күчеп бетте. Ә шулай да өметләнәбез”.

Олы Ачасырда яшәүче Асия Кәримуллина үз мирасыннан 58 китап бүләк иткән инде.

– Дөресен генә әйткәндә, зур стенкадан арынганда китапханәнен бер өлешен – авылга, зур өлешен Себер татарларына (бер елны Яшел Үзәндә район хакимияте китап җыю буенча зур акция уздырган иде) тапшырган идем. Әнинең китап киштәләрендә хәзер дини китаплар. Ә боларны саклаган өчен рәхмәт, әни, – дип яза Кече Шырданда яшәүче журналист, авыл активисты Гүзәл Минһаҗева.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*