tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендәге «Салават күпере» курчак театры Башкортстан Башлыгы грантын отты
Татар телендәге «Салават күпере» курчак театры Башкортстан Башлыгы грантын отты

Татар телендәге «Салават күпере» курчак театры Башкортстан Башлыгы грантын отты

Башкортстан Башлыгының Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклау һем үстерүгә грантлар бирү конкурсы йомгаклары игълан ителде. Җиңүче проектлар арасында татар телендәге «Салават күпере» курчак театры, «СәламPRO» мультимедиа һәм интерактив мобиль кушымтасы, «Республика» блог-туры һәм башка проектлар бар.

Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды мәгълүматлары буенча, конкурста 38 оешма җиңүче дип табылган.

Гаризалар конкурска «Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен мәдәният, мәгариф, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә, шулай ук башкорт телен Башкортстан Республикасыннан читтә саклау һәм үстерү» юнәлешләре буенча тәкъдим ителде.

Җиңүче-проектлар географиясе Башкортстан Республикасының тугыз муниципалитеты тарафыннан тәкъдим ителгән. 24 проект Уфадан, ике проект Сибайдан, ике проект Ишембай районыннан. Шулай ук Дәүләкән, Иглин, Чишмә, Бүздәк, Бишбүләк районнарыннан һәм Күмертаудан берәр проект булган.

Җиңүчеләр арасында шулай ук башка төбәкләрдән тәкъдим ителгән проектлар да бар. Алар арасында Мәскәү, Чиләбе, Оренбург өлкәләре, Пермь крае күрсәтелгән.

Проектларның гомуми суммасы 80 млн сумга кадәр арттырылган. Кайбер проектларны гамәлгә ашыру быел гыйнвар аеннан башланачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*