tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Каз өмәсе” фестивален уздыру буенча җыелыш узды
“Каз өмәсе” фестивален уздыру буенча җыелыш узды

“Каз өмәсе” фестивален уздыру буенча җыелыш узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Каз өмәсе” фестивален уздыру буенча җыелыш узды. Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров,  Мөслим районы башлыгы  Альберт Хуҗин, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев катнашты.

Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы “Каз өмәсе” фестивален үткәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*