tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулының “Умырзая” ансамбле кызлары җырлый-җырлый хәрбиләргә оекбашлар бәйләделәр
Баулының “Умырзая” ансамбле кызлары җырлый-җырлый хәрбиләргә оекбашлар бәйләделәр

Баулының “Умырзая” ансамбле кызлары җырлый-җырлый хәрбиләргә оекбашлар бәйләделәр

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова җитәкләгән “Умырзая” фольклор ансамбле ханымнары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җылы оекбашлар бәйләделәр.

Файдалы да, күңелле дә булды. Ансамбльгә йөрүче апалар рәхәтләнеп җырлар җырлап, күңелле вакыйгаларны барлап бәйләм бәйләделәр. Гомере буе математика укытучысы булып эшләгән Әнисә Галеева да мондый изге эштән читтә калмый. Бәйләмен дә бәйли, гармун уйнап артистларның да күңелен күрә.


– Безнең өчен бик кадерле булган солдатларыбыз. Кемнеңдер яраткан улы, кемнеңдер хәләл җефете, кемнеңдер әтисе ерак-еракларда ил чикләрен саклыйлар. Сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Без бүгенге кебек даими рәвештә җыелабыз. Күңел тулган чакларда гармунны кулга алып, күңел җылысын биреп, шушы оекбашларны бәйлибез. Хәрбиләргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Аларны сагынып көтәбез, яратабыз, исән-сау булып, җиңү яулап кайтсыннар дип телибез.


Бәйләмчеләр арасында озак еллар диспетчер булып эшләгән Мөслимә Кәримова да бар. Ул йон оекбашны өендә үк бәйләп алып килгән. Аның да якыннары махсус хәрби операция зонасында.

– Мин дә хәрбиләргә ярдәмдә үз өлешемне кертәм дип килдем. Оекбаш, бияләй алып килдем. Аларга җылы булсын. Җиңеп кайтсыннар. Минем дә туганнарым, танышларым бар анда, – дип сөйләде баулылы Мөслимә Кәримова.

Ансамбльгә йөрүче ханымнар оекбаш, бияләйләр бәйләп, өйләрендә тагын берничә пар бәйләп, шул әйберләргә тагын тәмле күчтәнәчләр алып, шушы көннәрдә тиешле урынга тапшырачаклар.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*