Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә
Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә

Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә

Казахстанда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге II Республикакүләм әдәби конкурс 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы яза.

Бәйге Казахстан халыклары арасында этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, Муса Җәлил мирасын саклау һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле кешеләрне барлау һәм аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүне максат итеп куя.

Әдәби конкурста 8-29 яшьлек авторлар катнаша ала.

Конкурс шартлары буенча, төркемләп башкарылган иҗади эшләр бәйгедә катнаша алмый. Бер каташучы бары бер  хезмәтен генә жюрига тәкъдим итә ала.

Иҗади эшләргә килгәндә, бәйгегә шигырь,очерк яки эссе юлларга мөмкин. Алар эксклюзив,үзенчәлекле булырга тиеш.

Җиңүчеләр Астана шәһәрендә бүләкләнәчәк

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*