tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы узды
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы узды

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы узды

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул фестиваль кунакларын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм Татарстанның, Россиянең алдынгы субъектларының берсе буларак, кешеләрнең тормышына кагылышлы күп темаларны, шул исәптән ислам мәсьәләләрен күтәрүен искәртте. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган зур тантаналар узганын да искә төшереп үтте.

“Казан мөселман киносы фестивале турында сөйләгәндә, без бөтен дөньяны тәкъдим итәбез дип әйтә алабыз, безгә рәхәтләнеп киләләр, без моңа бик шат”, – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*