tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе булды
Казан кооператив институтында танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе булды

Казан кооператив институтында танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе булды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә танылган драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе булды.

Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә уздырылды.

Иң элек Туфан Миңнуллин турында документаль фильм күрсәтелде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән фикерләрен юллады. Үз чыгышында “Туфан Миңнуллин безнең буынга ышаныч тудырган шәхес иде”, дигән чын күңеленнән чыккан сүзләрен әйтте. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыккан басмалар бүләк итте.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә  Гайфуллина олпат зат белән эшләгән чорларын искә төшерде. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова, “Әтине искә алып, дәрәҗәле итеп кичә үткәрүегез өчен Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиевага, барлык оештыручыларга рәхмәтлемен”, диде. Туфан аганың бүгендә актуаль яңгырашта булган фикерләрен яңгыратты. Драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла Туфан аганың ярдәмчел сыйфатларына тукталды. Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон фикерләрен шигъри юллары аша да җиткерде. Туфан Миңнуллин сабакташы, замандашы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров күңеле түрендә сакланган фикерләре белән уртаклашты.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакленнән өзек күрсәтте. Рольләрдә Татарстанның атказанган артистлары – Ләйсән Рәхимова белән Рамиль Вәҗиев уйнады. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова татар театрыбыздагы Туфан Миңнуллин чорын искә төшерде. Истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов моңлы итеп җырлады. Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров скрипкада, Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов баянда уйнады.

ZOOM аша онлайн элемтәдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары Резидә Фәхруллина һәм Мәхмүт Фатыйхов, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар Дәүләт драма театры артистлары күңел хәтирәләрен яңартты.

Чарага «Татарстан» радиосының баш мөхәррире, танылган журналист Рәзин Нуруллин,”Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы  иҗат төркеме дә килгән иде. Кичәдә профессор Фәридә Сәлимова, матбугат ветераны Вәсилә Рәхимова, театрда озак еллар эшләгән хезмәт ветераны, халкыбызның яраткан артисткасы Нәҗибә Ихсанованың бертуган сеңлесе Роза ханым, Казанның 27 мәктәп укучылары, Казан кооператив институт студентлары катнашты.

Искә алу кичәсе Г.Тукайның “И, Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Чара Ютуб каналы аша турыдан-туры трансляцияләнде.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*