tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Муса Җәлил һәйкәле 2017 елда  «Аллея Российской Славы» проекты кысаларында барлыкка килә. Әстерханда шулай ук Муса Җәлил исемендәге урам бар. Анда яшь тамашачы театры урнашкан. 1933 елда М.Җәлил, хәбәрче буларак, Әстерхан өлкәсендәге Киләче авылына килгән һәм анда Мәхмүтовлар гаиләсендә ике атна торып киткән булган. Биредә дә ул иҗат белән шөгыльләнгән, дусларына һәм якыннарына хатлар язган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*