tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда 1100 еллык чараларын Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе башлап җибәрде
Казанда 1100 еллык чараларын Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе башлап җибәрде

Казанда 1100 еллык чараларын Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе башлап җибәрде

Бүген, шәүвәл аеның 16нчы көнендә (17нче майда), Казанда Халыкара Изге Коръән уку бәйгесенең тантаналы ачылышы узды. Ул – Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы буларак узучы беренче чараларның берсе һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгын бәйрәм итүнең беренчесе. Әлеге бәйгедә 20дән артык чит ил катнашучысы һәм Россия төбәкләреннән 20дән артык вәкил көч сынаша.

Коръән бәйгесен оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Конкурсны уздыруда шулай ук Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә катнаша.

Халыкара дәрәҗәдә узучы бәйгегә җыелучыларны бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сәламләделәр. “Без 20дән артык илдән, шулай ук онлайн-форматта катнашучыларны кабул итәргә шатбыз. Казан быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы булды. Бу уникаль вакыйга, чөнки Россия әлеге оешмада күзәтүче булып тора”, – дип белдерде министр үз чыгышында.

Камил хәзрәт исә катнашучыларга гарәп телендә мөрәҗәгать итеп, аларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү турында сөйләп үтте, өч сәхабә турында риваять белән таныштырды, Казан шәһәренең Коръәнне өйрәнүдә һәм таратуда ролен билгеләп үтте. “Татарлар – мөселманнар арасында дөньяда иң беренче булып 1803 елда Коръән бастырган халык, – дип искә алды ул. – Мөселман даирәсендә шундый гыйбарә бар: “Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган”. Мөфти хәзрәт барлык катнашучыларны Казанда күрергә шат булуын һәм ике көн узачак ярышта һәрберсенә уңышлар теләде: “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусы Казанга беренче тапкыр бирелә. Бу – бик зур шатлык”, – диде Камил хәзрәт.

Бәйге жюри дәрәҗәсенең аеруча мәртәбәле булуы белән дә аерылып тора. Аның рәисе – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе, шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рави. Шулай ук жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төркиянең иң зур “Чамлыҗа” мәчете имам-хатыйбы Исхак Даныш, Халыкара фикһ ислам академиясенең Фәтвалар идарәсе (IIFA) җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Мостафа Шүәйб (Җиддә, Согуд Гарәбстаны), Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр бар.

Журналистлар белән аралашу вакытында жюри рәисе шәех Мәэмүн әр-Рави бәйгедә катнашучыларга бәя бирү тәртипләре белән таныштырды, конкурсның төп үзенчәлеге буларак фәнни күзлектән бәя бирүне атады. “Матур тавыш – Аллаһтан бүләк. Төп өстенлек булып Коръәнне яттан белү һәм аны дөрес уку тора. Матур тавыш өчен аерым балл бирелми, ул ике катнашучы арасында баллар тигез булганда гына исәпкә алыначак”, – диде ул.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасыннан – 3 һәм хатын-кызлардан 3 иң яхшы Коръән укучыны сайлап алачаклар. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты премиясе, призерлар заманча техника белән бүләкләнәчәк. Шулай ук Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясеннән махсус бүләк көтелә.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын тыңлау бүген өйлә намазыннан соң башланып китте һәм иртәгә дә дәвам итәчәк. Ул “Релита” кунакханәсе бинасының зур залында үтә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*