tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгына багышланган юбилей чарасы узды
Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгына багышланган юбилей чарасы узды

Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгына багышланган юбилей чарасы узды

16-17 май Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгына багышланган юбилей чарасында катнашты. “Заря” клубында Илгиз Халиков мәктәп җитәкчелеген, аның мөгаллимнәрен, укучыларыны һәм ата-аналарны Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белән мәктәпкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән 1 миллион сумга сертификат тапшырды.

Юбилей кичәсендә шулай ук Самара шәһәре Думасы депутатлары, Мәгариф департаменты җитәкчелеге һәм өлкә татар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашты. 17 май Илгиз Халиков Самара шәһәре Мәгарифне үстерү институты базасында “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгына һәм туган телләрне саклау һәм үстерүгә банышланган төбәкара фәнни-гамәли конференцияндә модератор буларак катнашты һәм чыгыш ясады. Барлыгы конференциядә 13 чыгыш ясалды, шулар арасында Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрларының сәламләү сүзләре яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*