tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда иң яхшы азан әйтүчене ачыклаячаклар
Казанда иң яхшы азан әйтүчене ачыклаячаклар

Казанда иң яхшы азан әйтүчене ачыклаячаклар

19 май 10.00 сәгатьтә Казанның Кол Шәриф мәчетендә  «Татар азаны-2022» III бөтентатар бәйгесенең финал этабы узачак.

«Тәртип» радиосы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә Татарстаннан һәм Республикадан читтә яшәүче барлыгы йөздән артык кеше көч сынашкан, нәтиҗәдә финалга бары 10 катнашучы чыккан.  Узган еллардан аермалы буларак быел конкурста катнашырга теләүчеләр  иң элек азанны дөрес әйтү буенча тест узарга, «Татар азаны мәктәбе» тарафыннан оештырылган онлайн дәресләрне үзләштерергә һәм шуннан соң гына азан әйткән видеоларын җибәрергә тиеш булалар.

19 май көнне узачак финалның жюри комиссиясендә Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар, шул исәптән «Тәртип» радиосы вәкиле дә бар.

Җиңүчегә «Татар мөәзине»  исеме һәм «Тәртип» радиосында азан әйтү хокукы тапшырылачак. Бүләкләү чарасы шул ук көнне Казан Экспо үзәгендә оештырылган халыкара икътисади саммит кысаларында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*