tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «ALGA TRAIL» массакүләм йөгереше узды
Казанда «ALGA TRAIL» массакүләм йөгереше узды

Казанда «ALGA TRAIL» массакүләм йөгереше узды

Бүген, зөлкәгъдә аеның 10 нчы көнендә (20 нче июньдә), Казанның Аккош күле янәшәсендә «ALGA TRAIL» дип аталган массакүләм йөгереш узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелде. Ярышлар Коръән сүрәләрен укудан башланып китте.

Йөгерештә катнашу өчен Аккош күле буеча 200-гә якын кеше җыелды. 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк спортчылар Казаннан гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Ульян, Әстерхан, Мурманск төбәкләреннән дә килде. Күмәк йөгерешкә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кушылды һәм конкурстан тыш 5 км аралыкны уңышлы йөгереп чыкты. Аның белән бергә мөселман яшьләренә уңай үрнәкне Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре дә күрсәтте.

Шунысы игътибарга лаек, ярышларда катнашу өчен спортчылар гаиләләре белән килде – ир-егетләр хәләл җефетләрен һәм балаларын да ияртте. Хәер, йөгереш шартлары һәркемгә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде – ир-артлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар өчен 4 дистанция каралды:

– 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар 10 һәм 5 чакрымлык дистанцияне йөгерделәр;

– 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләргә 1100 метрлык аралык оештырылды. Дистанция Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

– 5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге нәни йөгерешчеләр 500 метрны йөгерде.

Бу арада җан атучылар өчен дә “кече сабантуй” рәвешендә күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Йөгерешкә үз теләктәшлеген Татарстан Республикасы спорт министрлыгы да белдерде – мәгълүмати-аналитик тәэмин ителеш һәм халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Игорь Головин Камил хәзрәт белән бергә җиңүчеләрне котлады. Мөфти хәзрәт кулыннан призерлар медальләр һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр алды: палаткалар, рюкзаклар, йокы капчыклары, термослар, уку кирәк-яраклары салынган балалар рюкзаклары, тәм-томнар һ. б.

«ALGA TRAIL» йөгереше табигатьтә пылау ашау белән тәмамланды.

Массакүләм йөгереш сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, Татарстан Республикасында, массакүләм һәм барлык кешеләр дә шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак, трейлраннингны популярлаштыру; спортчыларның белемен арттыру һәм махсус күнекмәләрен үстерү; аларны Россия күләмендә һәм чит илләрдә уза торган ярышларда катнашырга әзерләргә ярдәм итү; көчлеләрне ачыклау чарасы буларак оештырылды.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар арасында, шулай ук традицион конфессияләр вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуның мөһим чарасы булып тора. ТР МДНнең джиу-джитсу буенча ел саен уздырыла торган Шиһабетдин Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына татар көрәше һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия турниры кебек спорт башлангычлары мөселман яшьләре арасында аеруча зур популярлык казанды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*