tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда БДБ илләре Уеннарының спорт ярышлары башланды
Казанда БДБ илләре Уеннарының спорт ярышлары башланды

Казанда БДБ илләре Уеннарының спорт ярышлары башланды

Беренче булып, ачылу тантанасына ике көн кала, рингка боксчылар чыкты. Билгеле булганча, тарихта тәүге мәртәбә оештырылучы Уеннар 4–11 сентябрь көннәрендә уза.

Әлеге спорт вакыйгасын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Уеннарда 10 илдән яше 23тән артмаган спортчылар чыгыш ясый. Алар 184 комплект медаль өчен ярышачак. Программага спортның барлыгы 16 төре кертелгән. Болар – бадминтон, баскетбол 3х3, бокс, билбаулы көрәш, дзюдо, каратэ, көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футбол («футзал»), нәфис гимнастика.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*