tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы көннәре башланып китте
Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы көннәре башланып китте

Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы көннәре башланып китте

Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы көннәре башланып китте. Бәйрәм чараларында Казан шәһәр филармониясе артистлары да катнашачак. Алар Екатеринбург, Красноуфимск, Михайловск, Азигулово, Натальинск, Васькино, Акбаш, Шокурово, Гайны, Уфа Шигири, Озерки, Лямпа, Олы Торыш, Урта Бугалыш, Сызги, Артя Шигири һәм башка бик күп төбәкләрдә чыгыш ясар дип көтелә. Свердловскидагы татар җәмәгатьчелеге Казан филармониясе артистларын аеруча ярата, Сабантуйларда, олы бәйрәмнәрдә алар белән бергә күңел ача. Бу юлы да күп санлы тамашачылар соравы буенча коллективның иң шәп артистларын чакырганнар.

Бүген артистлар Екатеринбург шәһәрендә, Халык иҗаты сараенда (Фестивальная урамы, 12 йорт) сәхнә тотачак. Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*