tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче тапкыр татар милли ризыкларыннан зур күргәзмә оештырылды
Казанда беренче тапкыр татар милли ризыкларыннан зур  күргәзмә оештырылды

Казанда беренче тапкыр татар милли ризыкларыннан зур күргәзмә оештырылды

Татар милли ризыкларыннан мондый зур күргәзмә әле моңарчы тәкъдим ителгәне юк иде. Бүген ул башкалада узучы Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылды. Милли ризыклардан туй табыны, җәйләү табыны, чәй табыны, шулай ук заманага ияреп, милли фасфутлар тәкъдим итүче табын күрсәтелде.

Күргәзмәдә шулай ук районнар да катнаша. Әтнә районы иң тәмле гөбәдиясе белән дан тота. Алар аны пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Казандагы ” Татар утары” рестораны өчпочмак, пәрәмәч, талкыш кәләвә әзерләү серләрен ачты. ” Тәмле булсын” рестораны тавык тутырырга өйрәтте.

Күргәзмә белән Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында катнашырга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. Бөтендөнья татар конгрессы, ” Татарлар ” газетасы, “Тәмле булсын” рестораннар челтәре ” Татар табыны ” конккрсын уздырган иде. Конгрессның мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Рөстәм Миңнехановны сайт аша шул бәйге белән таныштырды. Җиңүчеләрне тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, ” Татар табыны ” конкурсында Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 40 лап хатын-кыз катнашып, 700 төрле ризык тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*