tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда бәйрәм: кунакка килегез
Казанда бәйрәм: кунакка килегез

Казанда бәйрәм: кунакка килегез

Быел милли мәдәнияткә багышланган күпсанлы чаралар Меңьеллык паркы белән Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә дә үткәрелә. Боларга тагын TatFuture цифрлы мәдәният бәйрәме һәм опера фестивале дә кушыла.  Ратушада 30 августта елдагыча шәһәрнең тантаналы җыелышы үткәрелә, анда Казанның яңа мактаулы гражданнары игълан ителә.

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә – 30 августта Казанда үткәреләчәк бәйрәм программасы.

Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачыла.

 Меңьеллык паркында TatFuture цифрлы мәдәният бәйрәме оештырыла, ул 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр бара. Яшьләр өчен тагын бер бәйрәм мәйданы – “Урам” экстрим-паркы. Анда 12.00-22.00 сәгатьләрдә “Урам” музыка фестивале була. Чараны республиканың Балалар һәм яшьләр эшләре буенча министрлыгы оештыра.

Камал театры каршындагы мәйданда 13.30 сәгатьтә матур гадәткә әверелгән “Безнең заман” фестиваленең гала-концерты башлана. Шул ук сәгатьләрдә әлеге мәйданда “Уйнагыз, гармуннар!”-”Играй, гармонь!” республика конкурсында катнашучыларның флешмобы старт ала. Музыкантлар һәм артистлар милли киемнәрдә гармун көйләре астында шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 1 Май мәйданына кадәр бара.

14.00 сәгатьтә Кабан күле буенда “Милли кием” милли киемнәр фестивале башлана. ЮНЕСКО канаты астында Каюм Насыйри урамында 600 җырчы һәм биюче катнашында “Казан сөлгесе” халык җыр-бию сәнгать фестивале үткәрелә. Биредә “Э-моция” инклюзив студиясе спектакль куя.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе каршында Tat Cult фестивале була. Анда мәдәниятнең, тарихның һәм заманча сәнгатьнең көнүзәк юнәлешләре күрсәтелә. Фестиваль 13.00 сәгатьтә башлана, биредә Yummy music вәкилләре чыгыш ясый.

15.00 сәгатьтә Казан ипподромында ат-спорт бәйрәме оештырыла.

18.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының дәүләт симфоник оркестры һәм Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина чыгыш ясый.

“Казан” гаилә үзәге янында 17.00 сәгатьтә зур бәйрәм концерты программасы башлана. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Сәхнәдә Филүс Каһировны, Uma2rman төркемен һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенконы да күрергә мөмкин булачак.

22.00 сәгатьтә Казансу өслегендә бәйрәм салюты.

FM91,5 дулкынында “Болгар радиосы”н тотып яки “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын кабызып, фейерверкны музыка астында да карарга була.

Бәйрәм мәйданнарында азык-төлек, халык промыселы эшләнмәләре һәм сувенирлар продукциясеннән сәүдә дә оештырыла.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы кануны нигезендә 30 август эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

Шулай итеп, 2022 елның 30 августы ял көне булып санала, 29 августта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип җиткерә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*