tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Калейдоскоп» паркында балалар өчен татар телендә зарядка үткәрделәр
Казанның «Калейдоскоп» паркында балалар өчен татар телендә зарядка үткәрделәр

Казанның «Калейдоскоп» паркында балалар өчен татар телендә зарядка үткәрделәр

Казанның «Калейдоскоп» балалар паркында балалар өчен «ШАЯН Тиззарядка» булды. Алар «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары белән бергә күнегүләр ясады, музыка астында флешмобларда катнашты. Теләгән һәркем каналның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төште. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Казан мэриясенең «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын күзәтәбез. Аңа кушылып, балалар өчен чара оештырырга теләдек. Без яшь буынга йөз тотабыз һәм бүген балалар белән аралаша алуыбызга, алар белән тагын да якынаюыбызга һәм вакытны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» шигаре астында нәтиҗәле һәм күңелле үткәрүебезгә бик шатбыз», – диде «ШАЯН ТВ» каналының PR-бүлеге җитәкчесе Әдилә Биктимерова.

Чарада актив балалар һәм аларның әти-әниләре бүләкләр алдылар. «Без бу чарага, аның турында алдан белеп килдек һәм бик ошады. Кызыбызга да, миңа да истәлекле бүләкләр бирделәр. Мондый чаралар балаларны берләштерү, татар телен саклау өчен кирәк. Күп кенә гаиләләрдә татар телендә сөйләшмиләр, ә мондый бәйрәмнәр вакытында телгә аерым игътибар бирелә», – диде чарада катнашучыларның берсе Рәзилә Мөгыйнова.

Искәртик, Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге спорт һәм иҗат дәресләре сериясе 2021 елда старт алды. Узган ел 14 мастер-класс үткәрелде. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, җырлы-биюле «Зәлидә» уены, «Батыр батл» буенча мастер-класслар узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь-сентябрь айларында үткәрелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*